Киңдер_сиңа_күңел_түрем!

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Шушы истәлекле көн уңаеннан китапханәдә шигърият сәгате узды. Чара барышынды бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштык. Туган телебезнең байлыгы, матурлыгы, аны саклауның әһәмияте турында әңгәмә алып бардык. Шагыйрьләребез Муса Жәлил, Резеда Вәлиева, Илдус Гыйләҗев, Рөстәм Зәкуан шигырьләрен укыдык.