"Хәтерләрдә мәңге сакланыр"




Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. Бүген китапханәдә кайнар нокталарда хезмәт иткән, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетләребезнең әниләре белән очрашу узды. Чарабыз кунаклары белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырылды, егетләрең хәрби хезмәттә алган бүләкләре белән таныштык, бергәләп истәлекле фотоларын карадык, Ватанны саклаучылар елына багышлан оештырылган күргәзмәгә күзәтү ясалдык.