Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

#Онытылмас_Үчәлле_мәктәбем

12 декабрь көнне китапханәдә Гарипова Тәкъсимә Миннеяр кызының тәүге китабын тәкъдир итү чарасы узды. Әдәби чарада авторның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштырылды, үзешчәннәребез җырлар башкарды. Тәкъсимә Миннеяр кызының сыйныфташлары, бергә уйнап үскән кызлары үзләренең балачак, үсмер елларының күңелле хәтирәләре белән уртаклаштылар. Укытучылар Үчәлле мәктәбендә эшләгән елларны, бергә эшләгән өлкән хезмәттәшләрне сагынып искә алдылар. Авторның якыннары, туганнары Тәкъсимә апаның тормышыннан кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Әдәби чара азагында Тәкъсимә Гарипованың һәм авылыбыз шагыйрәсе Фәния Шәйхетдинованың яңа гына иҗат иткән шигырьләрен тыңладык.