Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Мин – Татарстан гражданы!”

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Бу көн – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан утыз ике ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте. 5 ноябрь көнне китапханәдә шушы истәлекле датага багышланган танып-белү сәгате узды. Балалар  чара барышында Татарстан Конституциянең кабул ителү тарихы, Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокук һәм бурычлары белән таныштырылды. Республикабызның символикасы, традицияләре һәм мәдәнияте буенча булган белемнәрен тулылындырдылар.