“Сабантуй”га – 100!”



Яраткан журналыбыз “Сабантуй” үзенең зур юбилеен каршы алды. Ул елдан-ел матурлана, яшәрә бара. «Сабантуй» ның эшчәнлеге 1924нче елның 10 октябрендә газета булып «Яшь ленинчы» исеме белән башланып китә. Шул көннен алып, бары тик яхшы якка гына үзгәрешләр белән чыгуын дәвам итә. Яраткан журналыбызның юбилее уңаеннан, китапханәдә балалар белән «Сабантуй»га күзәтү ясадык. Журнал балаларга эчтәлеге белән дә, формасы белән дә бик ошады. Төрле рубрикалар белән таныштык. Балалар журналдагы төрле кызыклы биремнәрне дә эшләп карадылар.