#Экологиксукмакбуйлап

Сәламәтлек – зур байлык. Аны саклау һәм ныгыту күнекмәләре һәр балада кечкенәдән формалаштырылырга тиеш. Авыруларны, яраларны дәваларга дарулар гына түгел, үзебезнең әйләнә-тирәдә үсүче үләннәр дә булышуы балалар өчен шулай ук кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат. Ләкин һәр үләнне дә белеп кенә кулланырга кирәк. 11 июль көнне балалар белән информация сәгатендә үзебезнең якын - тирәдә үсүче дару үләннәре белән таныштык. Һәр үләннең дәвалау үзлекләре, җыю вакыты, үсү урыннары турында сөйләштек.