Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

#Күңеллеспортландиядә

 10 июль көнне балалар өчен “Күңелле спортландиядә” дигән уен программасы уздырылды. Программа барышында балалар командалары белән төрле эстафета ярышларын үттеләр, пазллардан  спорт уеннарында кулланылучы тупларны җыйдылар  һәм  төрен билгеләделәр, спортчыларга кирәк булган сыйфатларны хәрефләрдән төзеделәр һәм башка биремнәрне үтәп, җитезлектә, осталыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар.