"Бездә яңа китаплар"

Китапсыз узган гомерне, мәгънәсез узган гомер диләр. Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр. Һәр яңа буын китаптан үзе өчен тиңдәшсез белем ала, китапның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Ел саен берсеннән - берсе кызыклы яңа китаплар чыга тора. Шулай ук Үчәлле авыл китапханәсенә дә яңа китаплар даими кайтып тора. Илдус Диндаровның "Ак төннәр" повесте, Зөлфәт Хәкимнең "Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?" романы, Ринат Сәфәровның "Сүзнең ертыгын ямыйм дип" мәкаләләр җыентыгы, "Татар халык иҗаты. Әкиятләр", "Татар халык иҗаты. Дастаннар" җыентыклары, Тәлгат Галиуллинның берничә томдагы сайланма әсәрләре, Фирдүс Гыймалтдиновның "Урда ханы Үзбәк" тарихи романы, Фәнис Яруллинның "Кайту" дип исемләнгән повестьлар җыентыгы, олылар һәм балалар өчен башка китаплар кайтты. Укучыларыбыз игътибарына ике телдә: рус һәм татар телләрендә басылган китапларны да тәкъдим итәбез.