«Россия галимнәре тормышыннан»

23 апрель китапханәдә «Россия галимнәре тормышыннан» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чара башында китапханәче Россиянең фәнгә зур өлеш керткән бөек исемнәрне ачуы һәм дөньяга бүләк итүе, Россия Фәннәр академиясен оештыру, беренче рус академигы Михаил Ломоносовның фәнгә керткән өлеше турында сөйләде. Аннары А.С. Попов, Н.И. Пирогов, М. П. Лазарев, Д. И. Менделеев, И. В. Мичурин, К. Э. Цолковский кебек Россия галимнәренең ачышлары турындагы мәгълүмат белән таныштырды. Мәгълүмат сәгате Россия фәннәренең тарихы турында мәгълүматны, шулай ук кызыклы фәнни фактларны һәм башка күп нәрсәләрне табарга мөмкин булган китапларга күзәтү белән тәмамланды.