Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Өтерләр юк йөрәк тибешендә”

 Күренекле шагыйрә, журналист, публицист, тәнкыйтьче Нәҗибә Сафинага март аенда 75 яшь тулды. Нәҗибә Сафинаның шигърияте — заманның көрәш ялкыны белән сугарылган миллирухлы, гамьле шигърият. Шагыйрәнең лирик, лирик-публицстик шигырьләре тупланган «Таң кошы», «Әгәр дә уйлаганда...», «Без - шигырь, тормыш - проза», «Өтерләр юк йөрәк тибешендә» җыентклары  басылып чыкты. Нәни укучылары өчен ул маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләр, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче сәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплар иҗат иткән. Нәҗибә Сафинаның юбилее уңаеннан китапханәдә әдәби сәгать узды. Шагыйрәнең тормышы һәм иҗатына багышланган презентация белән таныштырылды. Ул иҗат иткән шигырьләр укылды.