#якташшагыйрьләриҗаты


Туган җир, туган як, туган авыл…Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре бар. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын. Туган авыл, туган як темасы – язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара. Безнең Азнакай ягы да шагыйрьләргә бай төбәк. Авылыбыз китапханәсендә якташ шагыйрьләр иҗатына багышланган әдәби сәгать узды. Әдәби чарада шәгыйрьләрнең иҗаты белән таныштырылды, шигырьләре укылды.