"Әфганстан - йөрәк ярасы..."




15 февраль - Әфганстан, Чечняда үзенең интернациональ бурычын үтәп, туганнары һәм якыннары янына кайтканнарны хөрмәтләп, хәрби антына һәм бурычына ахырга кадәр тугры калып, һәлак булганнарны искә алу көне. Шул уңайдан без хәрби операцияләрдә катнашкан авылдаш егетләрнең өйләренә барып, әти-әниләренең, якыннарының хәлләрен белешеп, хатларын укып, фотоларны карап, үткәндә калган хәтирәләрне барладык.