Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

#Гаиләелы

2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә-безнең һәрберебез өчен тормышыбызда иң мөһиме, бу - якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, яратканнарыбыз, үрнәк алганнарыбыз, игелек һәм бәхет теләгән кешеләребез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Гаилә - һәр кеше өчен иң кадерле һәм иң газиз. Үчәлле авыл китапханәсендә «2024 Гаилә елы» дигән күргәзмәгә күзәтү уздырылды. Күргәзмәдә гаилә мөнәсәбәтләренә, балаларны тәрбияләүгә, гаилә династияләре һәм гомумән психологиягә багышланган китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә ел дәвамында яңартылачак һәм яңа китаплар белән тулыландырылачак.