Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Әй китап, китап!"

Быел январь аенда язучы, шагыйрь, фән һәм җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил абый Сафинга 70 яшь тулды. Язучының юбилеена багышлап 10 январь көнне китапханәдә "Әй, китап, китап!" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырылды. Әдәби чарада авторның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырылды, әсәрләреннән кызыклы өзекләр укылды.