«Әнкәй,бәгърем, бөтен дөньям син!»


Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
28 ноябрьда әниләр көненә багышлап «Әнкәй, бәгърем, бөтен дөньям син!» дигән әдәби кичә узды. Әдәби чарада хөрмәтле хатын-кызларыбызны әниләр көне белән котладык, матур теләкләр теләдек. Әниләргә багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды.