«И туган ил, и матур ил, ... Күңелдә син һәрчакта»


Быел 28 ноябрьда күренекле татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы солдаты, атаклы «Тапшырылмаган хатлар» повестенең авторы, татар мөгаллиме Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулды. Шушы истәлекле датага багышлап китапханәдә «И туган ил, и матур ил,... Күңелдә син һәрчакта» дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Әдәби чарада китапсөючеләребез шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды. Г.Кутуй иҗат иткән шигырьләрне уку оештырылды.