Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Хезмәт сөйгән авылдашларым..."

22 декабрь көнне китапханәдә ”Хезмәт сөйгән авылдашларым” дип исемләнгән фото- күргәзмәгә күзәтү узды.  Төрле елларда авыл хуҗалаганың төрле өлкәләрендә хезмәт куйган тырыш авылдашларыбызның хезмәтен чагылдыручы фотолар белән таныштыручы күргәзмә китапсөючеләребезне битараф калдырмады. Әдәби чара барышында кунакларыбыз фотоальбомнарны карап, авыл хуҗалыгында һәм авылыбызның бүтән тармакларында хезмәт куйган авылдашларыбыз турында сөйләп, алар турындагы хәтирәләрне искә төшереп, әңгәмә оештырылды.