"Драматург, фронтовик, режиссер ..."


Быел 1ноябрьдә күренекле татар язучысы Риза Фәхретдин улы Ишморатның тууына 120 ел тулды. 11 ноябрь көнне китапханәдә шушы истәлекле датага багышлап "Драматург, фронтовик, режиссер ..." дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдәбият-сәнгатьнең ул төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта. Әдипнең иҗат мирасы кырыкка якын исемдәге пьесаны үз эченә ала. Аның аерым пьесалары рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп, үз заманында рус, башкорт, мари, үзбәк театрлары сәхнәләрендә дә уңыш казаналар. Моннан тыш Р.Ишморат язучы-публицист, тәрҗемәче, тәнкыйтьче, хикәяче, мемуарчы да. Әдәби чара барышында китапсөючеләр язучының тормышы һәм иҗат юлы белән, күргәзмәдә урнаштырылган китаплардан өзекләр белән таныштылар.