"Туган җирем -дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле"

Сөекле Татарстаныбызда дүрт миллионга якын кеше яши. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ.б. халык вәкилләре дә бар. Татарстан халыклары үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә, тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр. Аларның киләчәккә омтылышлары, уй-хыяллары бер-берсенә охшаган кебек. Болар барысы да кешеләргә яшәү дәрте өсти, яңа үрләр яуларга көч бирә, юкка гына халкыбыз: «Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле», - димәгән! "Халыклар дуслыгы- илебез байлыгы" циклыннан китапханәдә "Туган җирем -дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү узды.