"Шагыйрьләр алар картаймый ..."

4 август көнне татар язучысы, редактор, шагыйрь, публицист, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты,Татарстанның халык шагыйре Равил Габдрахман улы Фәйзуллинга 80 яшь тулды. Шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы Европа һәм Азия халыклары телләренә күп тапкырлар тәрҗемә ителгән. Равил Фәйзуллин иҗаты белән Италия, Англия, Франция, Сүрия, Венгрия, Монголия һәм башка ил халкы таныш. Равил Фәйзуллинның юбилее уңаеннан 4 август көнне китапханәдә "Шагыйрьләр алар картаймый ..." дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Әдәби чарада балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды. Шигырьләре буенча викторина оештырылды.