Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Менә шундый кеше ул!”

     Татар халкының яраткан шагыйре, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, журналист  Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тууына 1 августта 75 ел тулды. Шушы уңайдан китапханәдә әдәби сәгать узды. Балалар белән бергәләп шагыйрьнең тормышы һәм  иҗаты турында сөйләштек. Аның кызыклы да, тирән тәрбияви мәгънәгә дә ия булган шигырьләрен укыдык.