“Гүзәл минем туган ягым!”



Безнең туган якнын табигате бигрәк матур. Ямь-яшел урманнар,чылтырап аккан чишмәләр, балыкка бай буалар, хуш исле чәчәкләр, шифаллы үләннәр. Иксез-чиксез зәңгәр диңгезне хәтерләткән күктә ап-ак атларга, җилкәнле корабларга охшаган болытлар йөзеп йөри.Табигатебез хозурлыгы һәрберебезне сокландыра. Табигатьне саклау – һәрбер адәм баласының иң мөһим бурычларыннан берсе. Табигатьне сакларга тиешлекне һәр кеше сабый чактан ук белеп үсәргә тиеш. “Гүзәл минем туган ягым!” дип аталган әңгәмәдә дә сүз шул турыда барды. Балалар белән бергә туган ягыбызга сокланып, аның матурлыгын саклау турында сөйләштек. Чәчәкләр җыйдык, тәкыялар үрдек, кызыклы уеннар уйнадык.