“Тапкырга - табышмак!”


Халкыбыз борын-борыннан балалар һәм өлкәннәр өчен дә кызыклы булган табышмак, мәкаль, тизәйткеч, санавычларны көндәлек тормышта бик оста һәм бик урынлы итеп кулланып килгән. Балаларның теле шомарган, зиһене үскән. Еллар үтү белән телчеләребез тарафыннан бу байлык халык авыз иҗаты буларак китапларга тупланып кабат халыкка кайтарылган. Бүгенге көндә дә табышмаклар, мәкальләр балаларның зирәклеген, тапкырлыгын үстерү, телен шомарту өчен бик яхшы чара булып тора. Китапханәдә генә түгел табигатькә чыккач та табышмаклар кичәсе бик күңелле үтте. Балалар халык авыз иҗаты жанрларын искә төшерделәр. Төрле темаларга караган табышмакларның җавапларын таптылар. Азактан хәрәкәтле уеннар уйнадылар.