Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Азнакаем – ак калам, җиреңнән илһам алам...”

 Туган як, туган җир, туган авыл... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Кайда йөрсәк тә безне үзенә тартып торучы, авыр чакта көч биреп, зур эшләргә илһамландырып,  шатлык-куанычлар килгәндә безнең белән бергә сөенүче туган җиребез булуы ул - зур бәхет! Туган ягыбыз табигатенең матурлыгына мәдһия җырлаучы якташ шагыйрьләребез,  язучыларыбыз, гомумән табигатьне яратырга, аның байлыкларын сакларга өйрәтүче әдипләребезнең иҗаты белән кечкенәдән үк таныштырырга  мөмкин һәм дә бик кирәк! Бу танышуны берничә буын вәкиле: яшь әти-әниләр, балалар, әбиләр белән башладык.