“Хәтер һәм кайгы көне”


1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сыгышы башланган көн. Быел фашистлар германиясен тар-мар итүнең 78 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Ул дәһшәтле еллар хәтирәсе ватандашларыбыз күңелендә мәңге сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы киләчәк буынга үрнәк булып тора. 22 июнь көнне авылыбызның Бөек ватан сугышында батырларча көрәшкән һәм һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында укучы балалар белән тарих сәгате үткәрелде. Балаларга ул утлы еллар, бүгенге тыныч тормышыбызны яулап алган батыр якташларыбыз турында сөйләнелде. Каһарманнар га хөрмәт йөзеннән бергәләп һәйкәлгә чәчәкләр салынды.