Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Җир шарында балалар бары тик елмайсыннар”

     Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә. Һәрвакыт шулай көтеп алынган бәйрәм булып калсын да! Халыкара балаларны яклау көне - бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн. Үз чиратында, өлкәннәр өчен бу көн - балалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләткә, җәмгыятькә, һәрберебезгә искәртү көне дә ул. Балаларыбыз тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар, һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә омтылырга тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу - һәр гаиләнең, җәмгыятьнең төп һәм олы бурычы. Балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен Үчәлле авылы мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән берлектә "Җир шарында балалар бары тик елмайсыннар!"  дип исемләнгән балалар бәйрәме уздырылды. Рәсем ясап, викторина сорауларына җавап биреп, тагын күп төрле  хәрәкәтле уеннарда катнашып,  балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.