“Музейлар – хәтер сандыгы”


1977 елдан башлап 18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин. Халыкара музейлар көне уңаеннан авылыбызның музей бүлмәсендә "Музейлар – хәтер сандыгы" дип аталган әңгәмә узды. Музейда булган экспонатлар барланды, алар турындагы мәгълүмат искә төшерелде, тулыландырылды. Өлкәнрәк буын кешеләре төрле эш кораллары турында үзләре белгән мәгълүмат белән уртаклаштылар. Музейлар, анда тупланган киемнәр, эш кораллары, иске җиһазлар ни өчен кирәк дигән сорауга, минемчә, болай дип җавап бирү дөрес булыр иде: хәтерләр өчен, кадерләр өчен һәм белер өчен...