“Күңелләрдә бары тик бер теләк: Кабынмасын утның яңалары!”



5 май көнне Бөек Җүңүнең 78 еллыгына багышлап “Күңелләрдә бары тик бер теләк: Кабынмасын утның яңалары!” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Әдәби чарада Бөек Ватан сугышыннан җиңү яулап кайткан, яу кырларында ятып калган, тылда җиңүне якынайту өчен бөтен көчләрен куеп эшләгән якташларыбыз олы хөрмәт хисе белән искә алынды. Аларның балалары, исән булган тыл ветераннары якыннары турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Көрәшчеләребезгә багышлап ясалган һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Бөек Җиңү көне белән котлап, безгә бүгенге тыныч , матур тормышны яулап алган каһарманнарга багышланган шигырьләр укылды.