Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Түгәрәк өстәл артында сөйләшү”

   27 апрель көнне мәдәният йортында махсус хәрби оперциядән туган авылына ялга кайткан Закиров Сирин белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Әңгәмә барышында авылдашыбызның хәлләрен белешкәч, бүгенге көндә илдә барган вакыйгалар, яшьләребезнең фикер-мөнәсәбәтләре, авыл тормышында булган яңалыклар турында фикер алыштык. Бөек Җиңүнең якынлашып килүче 78 еллыгы уңаеннан авылдашыбыз Бөек Ватан сугышыннан илебезгә җиңү яулап кайткан, батырларча көрәшеп яу кырларында ятып калган авылдашларыбызны искә алып, алар рухын хөрмәтләп һәйкәлгә чәчәкләр куйды.