Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Җырлаган бу телдә безгә сөекле Тукай моңын”

25 апрель көнне китапханәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Җырлаган бу телдә безгә сөекле Тукай моңын” дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, бергәләп “Туган тел” җырын җырладылар.