Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Сугыш балалары – тарих яралары”

Сугыш һәм балалар... бу ике төшенчә бер-берсенә туры килми кебек. Сугыш чоры балалары... алар бары кечкенә балалар гына булган. Алар тормышның ни өчен шундый авыр, михнәтле булуын уйламыйча гына  кабул иткәннәр.Бөтен ил халкы белән бергә интегеп яшәгәннәр, сугыштагы өлкәннәр урынына калып басу-кырларда, завод-фабрикаларда авыр эшләрне башкарганнар, блокада ачлыгын, немец концлагере газапларын кичергәннәр..  Китапханәдә  балалар  белән “Сугыш балалары – тарих яралары” темасына әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында сугыш чоры балаларының газаплы тормышын сурәтләгән документаль фильм күрсәтелде.