“Бөтен галәмдә без беренче!”

12 апрель Космонавтика көне уңаеннан китапханәдә “Бөтен галәмдә без беренче!” дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Әдәби чарада балалар космонавтика тарихы буенча белемнәрен тирәнәйттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.