Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Каләм очыннан җыр тама"

9 нчы март көнне китапханәдә "Каләм очыннан җыр тама" дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуда мөстәкыйль шигырь җыентыклары авторы, шагыйрә Алинә Хисамиева белән бергә каләм тибрәтүче авылдашларыбыз Фәния Шәйхетдинова, Дания Хәсәновалар катнашты. Әдәби чарада шагыйрәләребезнең тормышы һәм иҗатындагы кызыклы истәлекләр белән таныштырылды, алар иҗат иткән, күңел кылларын тибрәндерерлек тирән мәгънәле шигырьләр укылды. Якташ шагыйрәләребез шигырьләренә иҗат ителгән җырлар җырланды.