Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Данлы исемең синең, Муса Җәлил, Мәңге калыр безнең күңелдә!”

      “Данлы исемең синең, Муса Җәлил,

       Мәңге калыр безнең күңелдә!”

Бу исемне телгә алуга күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул- ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, ил азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс сугышчы да, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. 15 февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел булды. Шушы уңайдан китапханәдә әдәби сәгать узды. Әдәби чарада  бөек шагыйребезнең тормышы, тоткынлыкта вакытта дошманга каршы көрәше һәм иҗаты  турында сөйләнелде. Җәлилнең шигырьләре укылды.