“Чорлар җиле ташларны да уя, тик мәңгелек хәтер кыясы”


Быел 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулды. Шушы уңайдан китапханәдә Әфганстан, Чечня сугышларында һәм бүгенге көндә Украинада хәрби операциядә катнашучы авылыбыз егетләренең әниләре белән очрашу узды. Әдәби чарада тарихка күзәтү ясалды, артта калган тетерәндергеч көннәр искә төшерелде, солдатларыбызга багышланган шигырьләр укылды, батыр йөрәкле уллар үстергән әниләргә соклану һәм олы рәхмәт хисләре җиткерелде. Әниләр егетләр турындагы хәтирәләр белән уртаклаштылар.