“Сталинград, син хәтердә һәм йөрәкләрдә!”


Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июленә башланып 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. 4 февраль көнне китапханәдә шушы тарихи вакыйга уңаеннан батырлык сәгате узды. Әдәби чарада укучы балалар белән тарих битләренә сәяхәт кылынды, Ватан өчен көрәшкән батырларыбыз барланды.