“Ленинград блокадасы: 900 көн батырлык һәм ныклык”


Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январенә кадәр- 872 көн камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды. Ленинград блокадасын өзүнең 79 еллыгы уңаеннан китапханәдә батырлык сәгате узды. Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында әңгәмә алып барылды. Шул чорда Ленинград шәһәрендә камалышта булган, шәһәрне азат үтәдә катнашкан авылдашларыбыз да искә алынды.