“Тормыш чоңгыллары, тарих төпкелләре аша” (Мөсәгыйт Хәбибуллин- 95)

25 декабрь көнне күренекле татар язучысы, тарихи романнар авторы Мөсәгыйт Хәбибуллинның тууына 95 ел тула. Шушы уңайдан китапханәдә “Тормыш чоңгыллары, тарих төпкелләре аша” исеме астында әңгәмә узды. Әңгәмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләнелде, әсәрләреннән өзекләр укылды, эчтәлеге буенча әңгәмә оештырылды.