“Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк.”

10 декабрь көнне китапханәдә инвалидлар декадасы кысаларында “Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк” дип исемләнгән очрашу кичә узды. Очрашуда и шагыйрьләребез Фәнис Яруллин, Лилия Садриева, Рәниф Шәрипов, Сәлисә Гәрәева, Флера Гыйззәтуллина иҗаты турында сөйләнде, шигырьләре укылды.