"Яшелчә, җиләк-җимеш, мин синең белән таныш!"
12 нче октябрь көнне китапханәдә "Яшелчә, җиләк-җимеш, мин синең белән таныш!" дип исемләнгән әдәби викторина узды. Әдәби чарада балаларга җиләк-җимеш һәм яшелчәнең кеше организмы өчен файдасы, һәрберсендә булган витаминнар, микроэлементлар турында уеннар аша мәгълүмат бирелде, табышмаклар чишелде.