“Табигать- дәвалаучы”

Табигать – тиңсез хәзинә! Безне чолгап алган табигатьтән без мең төрле шифа таба алабыз. Ләкин һәр үсемлекне җыю, эшкәртү,куллануның үз вакыты һәм тәртибе бар. Бары тик шуларны төгәл үтәгәндә генә без сәламәтлегебез өчен файдалы булган төнәтмәләр ясап, төрле авырулардан дәва таба алабыз. 9 сентябрь көнне “Табигать- дәвалаучы” исеме астында китапханәдә узган күргәзмә-күзәтүдә кайсы үсемлекләр нинди авырудан файдалы икәне, аларны ничек кулланып булуы турында әңгәмә алып барылды.