“Театр яктылыкка, нурга илтә...”

Быел күпкырлы талант иясе актер, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына135 тулу уңаеннан китапханәдә информацион сәгать узды. Чарада К.Тинчурин татар сәнгатен ныгыткан сәнгатькәр, проза остасы, әдәбиятыбызның олы классигы буларак та хөрмәт һәм соклану хисләре белән искә алынды, әсәрләреннән өзекләр укылды.