"Тәүге дәресемне күрер өчен, кайтыр идем очып бүген дә!"

Укытучы - бала күңелендә якты эз калдыручы, тормыш юлын сайлаганда юнәлеш бирүче шәхесләрнең берсе. Еллар үткәч тә без укытучыларыбызны олы ихтирам хисе белән сагынып искә алабыз...5 нче октябрь көнне Якты-Күл авылы күчмә китапханәсендә "Тәүге дәресемне күрер өчен кайтыр идем очып бүген дә!" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Мәктәбебезнең укытучылар коллективы, күргәзмәдәге фотоларда чагылдырылган, бергә гөр килеп эшләп йөргән тынгысыз да, күңелле дә булган көннәре турындагы хәтирәләре белән бик теләп уртаклаштылар.