“Сез, кешеләр, гел учаклар кебек, төрле уйлар сездә дөрлиләр" (Рөстәм Мингалим- 85)

Рөстәм Мингалим - күпкырлы язучы, шагыйрь. Аның балалар өчен язылган шигырьләре, хикәяләре дә, олылыр өчен иҗат ителгән чәчмә әсәрләре дә бик кызыклы , үзенчәлекле. 8 август көнне Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел булу уңаеннан “Сез, кешеләр,гел учаклар кебек, төрле уйлар сездә дөрлиләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдәби чарада авторның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә алып барылды, әсәрләреннән өзекләр укылды.