“Бу гаҗәеп табигать”



Табигать - тиңсез хәзинә! Нинди генә үсемлекләр үсми дә, нинди генә хайваннар яшәми безнең җирлекләрдә! Һәрбер үсемлек, һәрбер җәнлек үзе генә дә гаҗәеп бер дөнья. Бу сүзләрнең хаклыгына Евгений Чарушин һәм Виталий Бианкиның әсәрләрен укыгач тагын бер кат инанасың. Язучы белән бергәләп бәләкәй тычкан баласы булып җир астына төшәсең, ябалак булып күктә очасың, кечкенә көчек булып суда йөзәсең... Табигатьтә һәр җан иясенең үз урыны бар. Без табигатьне ничек бар - шулай яратырга һәм сакларга тиеш. 3 август көнне узган “Бу гаҗәеп табигать” дип исемләнгән әдәби сәяхәттә сүз шулар турында барды, шундый нәтиҗә ясалды.