Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать”

  Шахмат уены кешедә бик күп төрле күнекмәләрне үстерүгә булыша: эшне алдан планлаштыру, логик фикерләү, күңелдән исәпләү, шулай ук шахматны яхшы уйнаган кеше математика өлкәсендә дә яхшы күрсәткечләр бирә,- ди белгечләр. Шушыларны истә тотып, 20 июль –Халыкара шахмат көнендә балалар белән шахмат ярышы уздырдык. Балалар бик теләп катнаштылар. Уйный белмәгән балалар да кызыксынып уенга тартылдылар.