#хәтеркөне

22 июнь-Хәтер көне...81 ел элек шушы көнне безнең Ватаныбызга сугыш игълан итмичә, хыянәтчел рәвештә фашист гаскәрләре хөҗүм иткән. Миллионнарча гомерне корбан иткән канкойгыч сугыш башланган.Дошманны тар-мар итеп, илебезгә җиңү яулау өчен барган көрәшләрдә бик күпләр яу кырларында ятып калган. Укучы балалар белән сугышта катнашкан һәм һәлак булган сугышчыларны искә алдык, тылды җиңүне якынайту өчен ачлы-туклы тормышта бөтен көчләрен куеп эшләгән якташларыбыз турында әңгәмә алып бардык. Аларның батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр...