Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

#Стелаачу

2 нче июнь көнне Үчәлле авылында авылдашыбыз шагыйрь Рөстәм Зәкуанга багышланган стела ачу тантанасы булды. Рөстәм абыйны искә алу чарасы мәдәният йорты алдында үзенең шигыренә язылган җыр белән башланып китте. Республика, район җитәкчеләре, гаиләсе, туганнры, хезмәттәшләре, каләмдәшләре, дусларының Рөстәм Зәкуанга олы хөрмәт тулы чыгышлары җырчылар Нурзадә, Ришат Шәйхетдинов, Равил Галиев, авылыбыз җырчылары Илшат Шафиков һәм Эльвира Калимуллиналарның матур җырлары белән үрелеп барды.