“Мәңгелек дан сезгә, каһарманнар, Тыныч булсын җир һәм күгебез!”


7 май көнне Бөек Җүңүнең 77 еллыгына багышлап “Мәңгелек дан сезгә, каһарманнар,Тыныч булсын җир һәм күгебез!” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Әдәби чарада Бөек Ватан сугышыннан җиңү яулап кайткан, яу кырларында ятып калган, тылда җиңүне якынайту өчен бөтен көчләрен куеп эшләгән якташларыбыз олы хөрмәт хисе белән искә алынды. Көрәшчеләребезгә багышлап ясалган һәйкәлгә веноклар куелды. Безгә бүгенге тыныч , матур тормышны яулап алган каһарманнарга багышлап җырлар җырланды, шигырьләр укылды.