"Галәмне буйсындырган кешеләр"

12 апрель Космонавтика көне уңаеннан “Галәмне буйсындырган кешеләр” дип исемләнгән презентация-дәрес үтте. Әдәби чарада укучы балалар белән бергә галәмгә беренче очучы- Юрий Гагарин, башка космонавтлар, очу аппаратларын уйлап табучылар, гомумән космонавтика тарихы турында әңгәмә алып барылды. Шулай ук космик туризмның да хыял гына түгеллеге турында әйтеп кителде.